Ий Мухәммәд г-м, Раббың сине ташламады һәм сиңа ачуланмады да. (Яһүдләр беркөнне Мухәммәд г-мнән Зүл карнәен вә асъхаб каһәф хәбәрен һәм рух рәвешене сорадылар. Мухәммәд г-м аларга: "Иртәгә җавап бирермен", диде, ләкин, Аллаһ теләсә димәде. Шуннан соң вәхий киселде, берничә вакытлар Җәбраил фәрештә иңмәде. Шул вакытта мөшрикләр: "Мухәммәдне Раббысы ташлады һәм аңа ачуланды", – диделәр. Бу сүрә шул хакта инде.) |
Сиңа, әлбәттә, ахирәт дөньядан хәерлерәкдер. (Ягъни Аллаһ сине патша кылмады һәм сине миллиардер да кылмады, чөнки болар һәммәсе бетә торган нәрсәләр. Бәлки сиңа Раббың дәрәҗәсе мәңгегә кала торган пәйгамбәрлекне бирде.) |