|
Translation :
|
Recitation :
|
|
 |
Мәгънәсен Аллаһу тәгалә белә. |
 |
Бу – Коръән сиңа иңдерелгән китап, Коръән хакында күңелеңдә шик булмасын, Аның белән гөнаһларны куркытмаклыгың вә мөэминнәрне вәгазь кылмаклыгың өчен иңдердек. |
 |
Барчагыз да Раббыгыздан иңдерелгән Коръәнгә иярегез вә Коръәннән башка Вәлиләргә иярмәгез! Ләкин бик аз вәгазьләнәсез. |
 |
Китабыбызга иярмәгәннәре өчен күпме шәһәр халыкларын һәлак иттек, шәһәрләргә ґәзабыбыз кич эчендә килде, яки көндез ял иткән вакытларында килде. |
 |
Безнең ґәзабыбыз аларга килгәндә, башка дәгъвәләре булмас, мәгәр: "Аллаһуга карышып үзебезгә үзебез залим булуыбыз сәбәпле бу ґәзаб безгә килде", – дип әйтүләре булыр. |
|