 |
Әлиф лам мим. Мәгънәсен Аллаһ белә. |
 |
Әйә кешеләр иман китердек дигәннәреннән соң төрле авырлыклар белән Аллаһ тарафыннан имтихан ителмәбез дип уйлыйлармы? |
 |
Тәхкыйк болардан элек тә төрле сыйныф кешеләрен бәла-каза һәм авыр мәшәкатьләр белән сынап карадык, кемнең иманы хак һәм кемнеке ялган шуны белмәк өчен Аллаһ мөселманнарны төрле авырлыкларга салды. |
 |
Әйә Коръән белән гамәл кылмыйча Аллаһуга дошман булган кешеләр, Аллаһуның алардан үч алырга көче җитмәс дип уйлыйлармы, аларның Аллаһ безне ґәзап кылмас дип уйлаулары нинди яман хөкемдер. |
 |
Берәү Аллаһуга җәннәттә юлыгуны өмет итсә, Коръән белән гамәл кылып хәзерләнсен, бит Аллаһуның юлыгачак көне киләчәктер, Ул сүзләрне ишетүче, күңелләрне белүчедер. |
|