 |
Ибраһим г-м тоткан ислам диненнән һичкем баш тартмас, мәгәр үз-үзенә ахмаклык кылган җәһил кеше генә баш тартыр. Шиксез, Ибраһим г-мне Үзебез дөньяда Имамга һәм пәйгамбәрлеккә сайладык, һәм ул ахирәттә изгеләр белән җәннәттә булыр. |
 |
Ибраһим г-мгә Раббысы әйтте: "Аллаһуга итагать итеп чын мөселман бул!" Ибраһим г-м әйтте: "Бөтен галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһуга итагать итеп чын мөселман булдым", – дип. |
 |
Ибраһим г-м угылларына васыять әйтте һәм әмер бирде: "Ий угылларым, шиксез, Аллаһ сезгә ислам динен ирекле итте. Дөрес һәм ныклап Аллаһ динен тотыгыз! Динегез була торып, кәфер булмагыз, мөселман булып яшәп, мөселман булып үлегез!" Ягькуб г-мдә угылларына шул ук сүзләрне әйтте. Яһүдләр исә Ягъкуб безгә: "Яһүдлекне ташламагыз, дип әйтте", – диделәр. (Түбәндәге аять шул хакта инде). |
 |
Ий яһүдләр! Ягькуб пәйгамбәр үлер алдында сез аның янында идегезме? Ул сезгә сез әйткән сүзләрне әйттеме? Юк, әйтмәде. Менә ул угылларын җыеп әйтте: "Мин үлгәннән соң нәрсәгә гыйбәдәт кылырсыз?" Угыллары әйтте: "Син үлгәч синең Иләһәңә, вә аталарың – Ибраһим, Исмагыйл, Исхакларның Иләһәсенә гыйбәдәт кылырбыз, Ул Аллаһ – тиңдәше юк, бер генә Иләһедер. Без Аңа буйсынучы мөселманнарбыз". |
 |
Зекер ителгән пәйгамбәрләр һәм аларның өммәтләре дөньядан үтеп киттеләр, кәсеп иткән сәваблары һәм гөнаһлары үзләренә. Сезнең дә кәсеп иткән сәвабларыгыз һәм гөнаһларыгыз үзегезгәдер. Аларның эшләгән эшләреннән соралмассыз. |
|