 |
Әйт, әй Мухәммәд, "Мин сыенамын таңның Раббысы Аллаһу тагаләгә күренеп вә күренмичә килә торган һәртөрле зарарлардан. |
 |
Бар кылынган, яратылган һәр мәхлукның нинди булса да зарарыннан. |
 |
Вә караңгы төннең зарарыннан сыгынамын, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа. |
 |
Дәхи сихыр – ырым төеннәренә төкерүче өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыгынамын. |
 |
Һәм көнче дошманның авызлыкларыннан, зарарларыннан сыенамын, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә. |
|