|
Translation :
|
Recitation :
|
|
 |
Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне. |
 |
Чын мактау галәмнәрне, бөтен мәхлукларны тәрбияләүче Аллаһу тәгаләгә тиешле. |
 |
Аллаһу тәгалә бу дөньяда барча кешеләргә мәрхәмәтле, ягъни мөэминнәргә дә, көферләргә дә нигъмәтләрен бирә, әмма ахирәттә мөэмин бәндәләренә генә бирәчәк. |
 |
Аллаһу тәгалә, гаделлек белән хөкем итүче, ахирәт көненең патшасыдыр. |
 |
Ий тәрбиячебез Аллаһ! Без сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм һәр эшебездә синнән генә ярдәм сорыйбыз. |
|