 |
Әлиф ләм ра. Ошбу аятьләр Аллаһудан иңгән китап аятьләредер вә ачык мәгънәле Коръән аятьләредер. |
 |
Ахирәттә кяферләр күп вакыт мөселман булуны теләрләр, ягъни мөселманнарның җәннәткә кергәннәрен күргәч, кяферләр: "Кәшки без дә мөселман булган булсакчы", – диярләр. |
 |
Аларны ихтыярларына куй, ашасыннар, файдалансыннар вә күп яшәү өметенә алдалансыннар! Дөньяга алданганлыкларын тиздән белерләр. |
 |
Шәһәр кешеләрен һәлак итмәдек, мәгәр вакыты билгеләнеп язылганнан соң гына һәлак иттек, ягъни Аллаһ тарафыннан билгеләнгән гомерләре беткән булыр. |
 |
Бернинди җәмәгать кешеләре билгеләнгән әҗәлләреннән алда да вә соңга калып та үлмәсләр, вакытында үләрләр. |
|