 |
Әйт: "Миңа вәхий кылынды, Аллаһудан хәбәр бирелде, тәхкыйк миннән җеннәрдән бер таифә Коръәнне тыңлады, ул җеннәр кавемнәренә барып сөйләделәр: "Тәхкыйк без ґәҗәеб Коръәнне ишеттек! |
 |
Ул Коръән туры юлга күндерәдер. Без ул Коръәнгә иман китердек, әлбәттә, Раббыбызга һичкемне тиңдәш кылмабыз". |
 |
Тәхкыйк Раббыбызның олугълыгы бөек булды, Аның хатыны вә баласы һич булмады. |
 |
Тәхкыйк безнең ахмакларыбыз Аллаһуга үлчәүсез сүзне әйтә иделәр, ягъни Аллаһуның баласы бар, дип. |
 |
Тәхкыйк без Коръән сүзләрен ишетмәс борын уйлый идек, һичбер кеше вә җен заты Аллаһуга ялган сөйләмәс, дип. |
|