bismillah bismillah
Login | Signup
Search
  1. Type something to begin your search

Surah Al-Maida

Ayat/pg: 5 | 10 | 15 | 20 | All

Recite Quran Surah Al-Maida in Arabic, Tatar Translation by Yakub Ibn Nugman and English Transliteration

Madina Madina (112)
120Total Ayat: 120
16Total Ruku: 16
5:1Ayat 1
Quran, Surah Al-Maida, Ayat 1
Ий мөэминнәр! Ґәһедләрегезне, вәгъдәләрегезне үтәгез! (Ґәһед өч төрледер: берсе – Аллаһ һәркемнән Коръән белән гамәл кылырсыз дип ґәһед алды, икенчесе – Аллаһ исеме илә әйтелгән нәзерләр, антлар, өченчесе – мөэминнәрнең үзара куешкан вәгъдәләредер). Дүрт аяклы хайваннар сезгә хәләл булды мәгәр хәрам булганнары Коръәндә зекер ителде, хаҗ сәфәрендә ихрам баглагач сезгә хәләл киекләр дә хәрам булыр. Аллаһ үзе теләгәнчә белеп хөкем кылыр.
5:2Ayat 2
Quran, Surah Al-Maida, Ayat 2
Ий мөэминнәр! Аллаһ хаҗ кылганда үтәү белән боерган гамәлләрне калдыруны хәләл күрмәгез, хаҗ, гамәлләренең хөрмәтен төшермәгез, хаҗда фарыз, ваҗеб, сөннәт гамәлләрне үтәгез, хәрам булган айларда сугыш кылмагыз, Кәгъбәтуллаһуга атап яки башка берәр мәхлукка атап корбан чалмагыз, корбанлыкларыгызга бернинди билгеләр ясамагыз, һәм Кәгьбәтулланы зиярат кылмак өчен барган кешеләрне үтермәгез һәм җәберләмәгез, алар раббыларының рәхмәтен вә ризалыгын өмет итеп баралар. Һәркайчан ихрамнарыгыздан чыксагыз, киек аулау мөбахтер. Мәсҗид Хәрамны таваф кылудан сезне туктатучы кәферләргә ачулануыгыз хактан үтүегезгә сәбәп булмасын! Ягъни алар өчен ґәебе булмаган, ул эштә катнашы булмаган каумнәрдән үч алмагыз! Ий мөэминнәр! Яхшы эшләрдә, изге гамәлләрдә гөнаһлардан, золым эшләреннән саклануда ярдәмләшегез! Әмма гөнаһлы эшләрдә һәм дошманлашуда яки золым эшләрендә һич тә ярдәмләшмәгез! Аллаһудан куркыгыз, аның вәгазьләрен, хөкемнәрен игътибарсыз калдырудан сакланыгыз! Дөреслектә Аллаһ сакланмаучылардан каты ґәзаб белән үч алучыдыр.
5:3Ayat 3
Quran, Surah Al-Maida, Ayat 3
Сез мөэминнәргә үлгән хайван ите, бугаз каны, дуңгыз ите һәм суйганда Аллаһудан башка затның исеме зекер ителеп суелган хайван ите хәрам булды, янә буылып үлгән, сугылып үлгән, югары җирдән төшеп үлгән, бер хайван тарафыннан сөзелеп яки тибелеп үлгән хайван ите янә ерткыч хайван үтергән хайванның ите хәрамдыр, әгәр биртелгән яки ерткыч хайван җәрәхәтләгән хайваннарны үлмәс борын "Бисмилләһи Аллаһу әкбәр" дип бугазлап өлгерсәгез – ите хәләлдер. Янә тәреләр яки каберләр өчен буталанган хайван итләре хәрамдыр. Янә сезгә хәрам ителде ырымланган уклар белән хөкем итүегез. Ырымның һәртөрлесе дә хәрамдыр. Югарыда зекер ителгән хәрам итләр һәм ырымнар яман нәрсәләр, аларны кулланган кеше фасыйктыр. Мәккә шәһәре фәтех ителгән кәферләрнең мөселманнарны зәгыйфьләндерүдән һәм ислам динен җимерүдән өметләрен өзделәр инде, алардан һич тә курыкмагыз, миннән генә куркыгыз! Менә бүген динегезне төзеп бетереп тулы кылдым, бирәсе нигъмәтләремне дә ислам дине белән бергә биреп бетердем сезгә һәм риза булып ислам динен сезгә ихтыяр кылдым. Әмма берәү ачлыктан калып хәләл ризык табудан гаҗиз булса, югарыда зекер ителгән хәрам итләрдән гөнаһ ягына авышып китүдән сакланганы хәлдә, ягъни аз-аз гына, җан саклар хәтле генә ашаса, гөнаһ булмас. Әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы.
5:4Ayat 4
Quran, Surah Al-Maida, Ayat 4
Ий Мухәммәд г-м, синнән сорыйлар, безгә нәрсәне аулау хәләл, дип. Син аларга әйт: "Аллаһ исеме илә бугазланган пакизә хайваннар хәләл булды, дип, янә киекләр аулар өчен үзегез өйрәткән ау этләрегез яки ау кошларыгыз тоткын хайваннар, кошлар ите сезгә хәләл булды. Аллаһ сезгә өйрәткән әдәпне ау этләрегезгә яки ау кошларыгызга өйрәтерсез: алар тоткан киекләрен өзгәләмәсеннәр һәм ашамасыннар, үзегезгә алып килсеннәр!" Вә башка әдәпләрне өйрәтегез. Сезнең өчен тоткан нәрсәләрен ашагыз, аучы хайваннарыгызны җибәргәндә: "Бисмилләһи Аллаһу әкбәр" – дип җибәрегез! Аллаһудан куркыгыз, үләксәне яки Аллаһ исеме әйтелмичә бугазланган хайван итен ашаудан сакланыгыз! Бит, шиксез, Аллаһ ашыгып хисап итүче.
5:5Ayat 5
Quran, Surah Al-Maida, Ayat 5
Бүген сезгә Аллаһ исеме белән бугазланган хайваннар ите һәм пакь нәрсәләр хәләл булды, янә китап әһелләренең ризыгы сезгә, аларга сезнеке хәләл булды, янә сезгә хәләл булды фәхеш эшләрдән пакизә мөэминә хатыннар, янә сездән әүвәл китап бирелгән китап әһелләреннән фәхеш эшләрдән пакизә булган яхшы хатыннардан хәләл булды әнә шундый хатыннарга мөһерләрен биреп никахланыгыз! Ачык яки яшерен зина кылудан һәм зина кылучыларга яшерен дус булудан саклануны ул эштән ерак булуны ният иткән хәлдә өйләнешегез! Берәү ышануны, Аллаһуга итагать итүне инкяр кылса, аның эшләгән эшләре юкка чыгар вә ул ахирәттә хәсрәтләнүчеләрдән булыр, ягъни ґәзабта булыр.
The player is loading...
Login to save your last recited ayat. So next time when you visit it will start reciting from where you left.
< Next Page
<< Next Surah
Prev Surah >>
Surah List
1. Al-Fathiha
2. Al-Baqarah
3. Al-i'Imran
4. An-Nisaa
5. Al-Maida
6. Al-An'am
7. Al-A'raf
8. Al-Anfal
9. At-Tauba
10. Yunus
11. Hud
12. Yusuf
13. Ar-Ra'd
14. Ibrahim
15. Al-Hijr
16. An-Nahl
17. Al-Israa
18. Al-Kahf
19. Maryam
20. Ta-ha
21. Al-Anbiyaa
22. Al-Hajj
23. Al-Muminun
24. An-Nur
25. Al-Furqan
26. Ash-Shu'araa
27. An-Naml
28. Al-Qasas
29. Al-Ankabut
30. Ar-Rum
31. Luqman
32. As-Sajda
33. Al-Ahzab
34. Saba
35. Fatir
36. Ya-Sin
37. As-Saffat
38. Sad
39. Az-Zumar
40. Al-Mu'min
41. Ha-Mim
42. Ash-Shura
43. Az-Zukhruf
44. Ad-Dukhan
45. Al-Jathiya
46. Al-Ahqaf
47. Muhammad
48. Al-Fat-h
49. Al-Hujurat
50. Qaf
51. Az-Zariyat
52. At-Tur
53. An-Najm
54. Al-Qamar
55. Ar-Rahman
56. Al-Waqi'a
57. Al-Hadid
58. Al-Mujadila
59. Al-Hashr
60. Al-Mumtahana
61. As-Saff
62. Al-Jamu'a
63. Al-Munafiqun
64. At-Tagabun
65. At-Talaq
66. At-Tahrim
67. Al-Mulk
68. Al-Qalam
69. Al-Haqqa
70. Al-Ma'arij
71. Nuh
72. Al-Jinn
73. Al-Muzzammil
74. Al-Muddaththir
75. Al-Qiyamat
76. Ad-Dahr
77. Al-Mursalat
78. An-Nabaa
79. An-Nazi'at
80. Abasa
81. At-Takwir
82. Al-Infitar
83. Al-Mutaffifin
84. Al-Inshiqaq
85. Al-Buruj
86. At-Tariq
87. Al-A'la
88. Al-Gashiya
89. Al-Fajr
90. Al-Balad
91. Ash-Shams
92. Al-Lail
93. Adh-Dhuha
94. Al-Sharh
95. At-Tin
96. Al-Alaq
97. Al-Qadr
98. Al-Baiyina
99. Al-Zalzalah
100. Al-Adiyat
101. Al-Qari'a
102. At-Takathur
103. Al-Asr
104. Al-Humaza
105. Al-Fil
106. Quraish
107. Al-Ma'un
108. Al-Kauthar
109. Al-Kafirun
110. An-Nasr
111. Al-Lahab
112. Al-Ikhlaas
113. Al-Falaq
114. An-Nas
Translations
Qirat
Tafseer
Islamic Art Oil Paintings
Subscribe to daily Ayat and Hadith: