 |
Әлиф ләм мим – мәгънәсен Аллаһ белә. |
 |
Аллаһудан башка гыйбадәт кылырга яраклы һичбер зат юк, мәгәр Аллаһ үзе генә, Аңа итагать итмәк, коллык күрсәтмәк ляземдыр. Ул һәрвакыт тере, галәмнәр хәлен күзәтеп, белеп тора. |
 |
Тәүратны һәм Инҗилне Аллаһ китабы дип дөресләгәне хәлдә Аллаһ сиңа хаклык белән Коръәнне иңдерде, вә Коръәннән элек Тәүратны һәм Инҗилне. |
 |
Кешеләргә хидәят, вә хак белән батыл арасын аерыр өчен Коръәнне иңдерде. Аллаһуның аятьләрен инкяр итүче кәферләргә ахирәттә, әлбәттә, каты ґәзаб булыр. Аллаһ кәферләрдән үч алуда кодрәт иясе. |
 |
Аллаһуга, әлбәттә, җирдә һәм күкләрдә һичнәрсә яшерен түгел. |
|