 |
Ий мөшрикләр, үзегезгә ир балалар булып үзегез яратмаган кыз балаларны Аллаһуга иснад итәсезме? Ягъни Аллаһуның кыз балалары бар дисезме? |
 |
Әгәр ир балаларны – үзләренә, кыз балаларны – Аллаһуга бүлә торган булсалар, бу бүлү тиешсез, үлчәүсез бүлүдер. Ягъни мөшрикләр Лут, Гүзза, Мәнат исемнәрне сынымнарга бирделәр дә аларны Аллаһның кызлары диделәр. |
 |
Ул сынымнар һичнәрсә түгел мәгәр үзегез һәм аталарыгыз кушкан исем генәдер, Аллаһ ул сынымнарны Илаһә тотарга һәм Аллаһуның кызлары дияргә бер нинди дәлил иңдермәде. Алар дәлилгә иярмәделәр, мәгәр сукыр заннарына иярделәр һәм нәфесләре сөйгән нәрсәләргә генә иярделәр, тәхкыйк аларга Раббыларыннан туры юлны күрсәтүче Коръән килде. |
 |
Әллә кеше үзенә ни теләсә, шул булып торамы? Яки сынымнар мөшрикләрнең теләген үтиләрме? |
 |
Бит дөнья байлыгы да, ахирәт байлыгы да Аллаһу тәгаләнекедер, Аңардан узып һичкем файдалана алмас. |
|