 |
Баючы йолдыз белән ант итәмен. |
 |
Сезне туры юлдан җитәкләүче юлдашыгыз Мухәммәд г-м туры юлдан һич адашмады һәм бозылмады, азмады. |
 |
Һәм ул үз белдеге белән сөйләмәс. |
 |
Аның Ислам хакында сөйләгән сүзе фәкать Аллаһудан иңдерелгән вәхийдер. |
 |
Вәхийне яки Ислам динен аңа каты куәт иясе Җәбраил фәрештә өйрәтте. |
 |
Ул фәрештә күркәм холыклы вә матур кыяфәтле вә гаять туры һәм гакыл ияседер, заһир булды, күренде үзенең асыл сурәте белән. |
 |
Ул фәрештә офыкның югарысында иде. |
 |
Соңра Мухәммәд г-мгә якынлашты һәм югарыдан сузылды аңа сүз әйтмәк өчен. |
 |
Аралары ике җәя хәтле генә калды яки аннан да якынрак булды. |
 |
Җәбраил фәрештә Аллаһуның колы Мухәммәд г-мгә вәхий кылды үзенә Аллаһудан вәхий ителгән нәрсәне. |
 |
Мухәммәд г-мнең күңеле күргәнен ялган димәде, нык ышанды, ягъни Җәбраил фәрештәне үз сурәтендә күрде һәм Аллаһуны күңеле илә күрде. |
 |
Әллә Мухәммәднең күргән нәрсәсенә шөбһә итеп низагълашасызмы? |
 |
Тәхкыйк ул Җәбраилне үз сурәтендә күрде икенче мәртәбә. |
 |
Сидерәтүлмүнтәһә агачы янында. |
 |
Мәэва җәннәте шул агач янындадыр. |