 |
Таратучы каты җил белән ант итәм. |
 |
Дәхи авыр йөкне күтәрүче болытлар илә ант итәмен, болытлар күпме су күтәреп йөриләр. |
 |
Дәхи дәрьяләрдә вә диңгезләрдә җиңеллек илә йөрүче кораблар илә. |
 |
Дәхи Аллаһуның тәкъдирләрен бүлеп кешеләргә ирештерүче фәрештәләр илә ант итеп әйтәмен: |
 |
Ий кешеләр сезгә вәгъдә ителгән кыямәт, кубарылу вә җәннәт, җәһәннәм хактыр. |