 |
Әлиф лам мим. |
 |
Ошбу аятьләр хикмәт иясе булган Коръән аятьләредер. |
 |
Ул Коръән аның белән гамәл кылучыларга туры юлдыр вә яхшы ният белән гамәлләрен күркәм кылучыларга рәхмәттер. |
 |
Алар намазларын вакытында укырлар, вә зәкятләрен бирерләр һәм ахирәткә ышанып, аның өчен хәзерләнерләр. |
 |
Ул мөэминнәр Раббылары тарафыннан туры юлга күндерелмешләр, һәм ґәзабтан котылып изге теләкләренә ирешерләр. |
|