|
Translation :
|
Recitation :
|
|
 |
Тәхкыйк Без Нухны кавеменә пәйгамбәр итеп җибәрдек, кавемеңне куркыт Аллаһуның рәнҗеткүче каты ґәзабы килмәс борын, дип. |
 |
Нух әйтте: "Ий кавемем, тәхкыйк мин сезгә җибәрелгән Аллаһ ґәзабы илә ачык куркытучы пәйгамбәрмен. |
 |
Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз вә Аллаһудан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз һәм дә миңа итагать итегез, дип боерамын. |
 |
Әгәр минем боерыкны кабул итеп тәүбә итсәгез, ислам динен кабул итеп мөселман булсагыз, Аллаһ гөнаһларыгызны ярлыкар һәм сезне яшәтер билгеләнгән әҗәлегезгә чаклы. Тәхкыйк Аллаһ билгеләгән әҗәл әгәр килсә һич кичектерелмәс. Әгәр шуны белсәгез!" |
 |
Нух әйтте: "Ий Раббым, кавемемне ислам диненә кичләрдә дә вә көндезләрдә дә чакырдым. |
|