|
Translation :
|
Recitation :
|
|
 |
Каф. Дәрәҗәсе бөек Коръән белән ант итәмен. |
 |
Үзләре арасыннан бер кешенең Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр булып килүенә кәферләр ґәҗәбләнделәр һәм бу кешенең пәйгамбәр булуы бик ґәҗәб эштер диделәр. |
 |
Әйә без үлгәч череп туфрак булсак та янә терелербезме? Үлеп черегәннән соң янә терелеп тереклеккә кайту бик ерактыр, ягъни үлгәннән соң терелү һич булмас, диделәр. |
 |
Без, әлбәттә, белдек үлгән кешеләрнең тәнен җир ашап бетергәнен, ләкин тергезү Безгә һич авыр булмас, вә Безнең хозурымызда һәрнәрсә язылып сакланган китап бардыр. |
 |
Бәлки алар хаклык белән килгән Коръәнне дә ялган диделәр, алар саташып чуалчык эшкә төшкәннәр, чуалуларының очы-кырые юктыр. |
|