|
Translation :
|
Recitation :
|
|
 |
Сад. Зекер, вәгазь, хикмәт иясе булган Коръән белән ант итеп әйтәмен. |
 |
Бәлки кәферләр хаклыктан каты тәкәбберләнмәктәләр һәм Аллаһуга вә рәсүленә каты каршылык кылмакталар. |
 |
Үткән өммәтләрдән күпме өммәтне Без һәлак иттек, алар исә һәлакәт килгәндә кычкырдылар, ялвардылар, аларга ошбу вакыт котылмак, качмак вакыты түгелдер диелде. |
 |
Кәферләр үзләренең арасына Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр килүгә ґәҗәбләнделәр һәр кәферләр әйттеләр: "Ошбу мин пәйгамбәр дигән Мухәммәд г-м бик ялганчы вә сихерче бер кешедер. |
 |
Ул безнең күп Илаһәләребезне бетереп, бер генә Аллаһуга гыйбадәт кылырга әмер итәме? Аның бу эше шиксез ґәҗәб эштер." |
|