 |
Мөшрикләр: "Аллаһ бала тудырды", – диләр. Аллаһу тәгалә бала тудыру кимчелегеннән бик пакь вә Ул бай -һичнәрсәгә мохтаҗ түгел, җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр бар да аныкы. Аллаһ бала тудырды дияргә сезнең һич дәлилегез юк, әзегез белмәгән нәрсәне Аллаһуга ифтира кылып сөйлисезме? |
 |
Әйт: "Аллаһуга ялганны ифтира кылучы кешеләр Аллаһ ґәзабыннан котылачак түгелләр". |
 |
Дөньяда аз гына файдаланырлар да, соңра кайтачак җирләре – Безгә. Анда аларга каты ґәзабны татытырбыз кәфер булганнары өчен. |
 |
Гыйбрәтләнсеннәр яки вәгазьләнсеннәр өчен аларга Нух г-м кавеменең хәбәрен укы. Нух г-м үз кавеменә әйтте: "Ий кавемем, әгәр минем сезнең арада тормаклыгым һәм Аллаһуның аятьләре белән сезне вәгазь кылмаклыгым сезгә авыр вә уңайсыз булса, мин Аллаһуга тәвәккәл кылдым вә Аңа тапшырылдым, Аллаһуга тиңдәш кылганнарыгызны җыегыз вә миңа каршы хәйлә-мәкерләрегезне кылыгыз. Ләкин белеп эшләгез, мәкерегез үзегезгә кайгы булып әверелмәсен, инде миңа кыласы эшегезне кылыгыз, миңа аз гына да вакыт бирмәгез. |
 |
Әгәр сез хак диннән баш тартсагыз, бит мин сездән Аллаһ хөкемнәрен ирештергәнем өчен дөнья малын сораганым юк, минем эшемнең әҗере фәкать Аллаһуда һәм дә мин мөселман булырга Аллаһудан боерылдым". |
|